ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Җәмгыять

Пенсия реформасын хатын-кызлар өчен йомшартырга җыеналар

11 июль 2018, 15:14

Ярослав Нилов хатын-кызлар 63 яшьтә түгел, ә 60 яшьтә пенсиягә чыга алырлык итеп, төзәтмәләр әзерли.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Пенсия реформасын хатын-кызлар өчен йомшартырга җыеналар. Закон проектының икенче укылышына кертеләчәк төзәтмәләр турында ТАСС хәбәр итте.

Бу төзәтмәләрдә хатын-кызлар өчен пенсиягә чыгу шартларын йомшарту шартлары язылачак.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов закон проектының икенче укылышына хатын-кызлар 63 яшьтә түгел, ә 60 яшьтә пенсиягә чыга алырлык итеп, төзәтмәләр әзерли. 

  • Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыруны киләсе елдан башлап, ел саен өстәп барырга тәкъдим итте. Шулай итеп илдә пенсия яше ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь булачак. Күчеш этабы 2019 елда башлана һәм ир-атлар өчен 2028 елга кадәр, хатын-кызлар өчен 2034 елга кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Россия премьер-министр Дмитрий Медведев Министрлар кабинеты утырышында әйтте.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10