ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Сәясәт

Россия делегациясе ОБСЕ оешмасы утырышлар залыннан ташлап чыгып китте

11 июль 2018, 15:46

Делегация җитәкчесе Петр Толстой тавыш биргәндә регламентны тупас бозу очраклары булуын әйтте.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Россия делегациясе Европада Куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) Парламент ассамблеясе утырышлар залыннан ташлап чыгып китте. Бу хакта RT хәбәр итә.

Дәүләт Думасы вице-спикеры, делегация җитәкчесе Петр Толстой тавыш биргәндә регламентны тупас бозу очраклары булуын әйтте.

Россия делегациясе ил өчен каршы булган резолюцияләрнең авторлары булган депутатларның залда утырмавы регламент буенча рәсмиләштерелмәгән, дип саный.

Толстой сүзләренчә, Грузия вәкиле Георгий Церетели мыскыллап, депутатларның булмавын почта күгәрчене, мессенджер һ.б. ярдәмендә хәбәр итә алалар дигән. Дәүләт Думасы вице-спикер моны регламентны бозу дип атый. Бу очрак мәгънәне, шулай ук резолюциягә куелган имзалар санын шик астына куя, дип исәпли Петр Толстой.

Россия вәкилләре үзләрен һәм илне “Церетели әфәнде гамәлләре белән” мыскыллауга юл куймаячак, дип әйткән Россия делегациясе башлыгы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10