ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Бөгелмә районында “КАМАЗ” катнашындагы һәлакәттә алты кеше зыян күргән

11 июль 2018, 18:56

Зыян күрүчеләргә хастаханәгә бару кирәк булмаган.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Бөгелмә районында “КАМАЗ” катнашындагы һәлакәттә алты кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“12, 14, 8 һәм 9 яшьлек балалар төрле имгәнүләр алган. 36 һәм 31 яшьлек ике хатын-кыз шулай ук имгәнүләр һәм җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелгән, хастаханәгә бару кирәк булмаган”, дип сөйләделәр “Татар-информ” агентлыгына матбугат хезмәтендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10