ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Җәмгыять

WorldSkills чемпионатының мәгънәсе үз өлкәңдә иң яхшысы булуны аңлауда – Саймон Бартли

11 июль 2018, 21:28 , Фото: Салават Камалетдинов

WorldSkills чемпионатының мәгънәсе үз өлкәңдә иң яхшысы булуны аңлауда – Саймон Бартли “Соңыннан һәр катнашучы да конкурсның мәгънәсе миллион долларда түгел икәнен аңлый”, - диде “WorldSkills International” президенты.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). "WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының мәгънәсе үз өлкәңдә иң яхшысы булуны аңлауда. Соңыннан һәр катнашучы да конкурсның мәгънәсе миллион долларда түгел икәнен аңлый”, - диде “WorldSkills International” президенты Саймон Бартли бүген IT-паркта – Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә.

Саймон Бартли чемпионатның нинди йогынты ясавын әйтте. “Чемпионатта катнашкан яшьләр үз эшләрен осталыкның иң югары дәрәҗәсендә башкаралар. Шул сәбәпле тамашачыларның да бу эшне янәдән күрәсе һәм үзләренең дә башкарасы килә башлый. Һөнәрләрнең төрлелеген һәм кызыклыгын күреп, ата-ана соңыннан баласы белән сөйләшә, баланың киләчәге турында тагын да тирәнрәк уйлана башлый. Һәр катнашучы да эш һәм конкурсның мәгънәсе миллион долларда түгел икәнен аңлый. Эш җиңүдән канәгатьләнгәнлек алуда, үз өлкәңдә иң яхшысы булуда. Катнашучыга эш процессы ошый”, - диде ул.

“Катнашучыларыбыз допинг-тикшерү аша үтми. Белемне яхшырта, яки, киресенчә, начарлата торган субстанцияләр күргәнебез юк. Алып килергә ярамаган әйберләр исемлеге бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10