ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Җәмгыять

Зөя утрау-шәһәре музее хезмәткәрләре чүлмәк ясарга өйрәтте

11 июль 2018, 19:39 , Фото: Салават Камалетдинов

Зөя утрау-шәһәре музее хезмәткәрләре чүлмәк ясарга өйрәтте Биредә чүлмәк ясау, агачтан бәйләү, кылыч белән сугышу мастер-класслары үтте.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген IT-паркта Зөя утрау-шәһәре музей-заповеднигы хезмәткәрләре кул эше осталары һөнәрләре белән таныштырдылар. Биредә чүлмәк ясау, агачтан бәйләү, кылыч белән сугышу мастер-класслары үтте.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Зөя шәһәр утравында чүлмәкче булып эшләүче Евгений Иванов белән чүлмәк ясау эше нечкәлекләре турында сөйләште. “Мин чүлмәкче булып 28 яшьтән бирле эшлим. Инде 31 ел рәттән чүлмәкләр ясыйм. Мин бу өлкәдә эшли башлаганда яхшы чүлмәкчеләр бик аз иде. Мин аларны эзләп, үзем дә шушы эшкә кереп киттем. Чүлмәк ясау нечкәлекләрен Түбән Новгородта өйрәндем”, - диде ул.

Евгений Иванов чүлмәкләрне ут булмау сәбәпле йомык күз белән ясый белүен әйтте. “Чүлмәкләрне йомык күз белән ясарга өйрәнәм әле дип, махсус күзләремне йомып өйрәнеп утырмадым. Мин эшләгән һөнәрханәләрнең берсендә гел утны өзәләр иде. Башта шәм куеп эшләдек. Соңыннан күз ияләнде. Мин яхшы технолог һәм яхшы чүлмәкче, шуңа күрә минем Зөя шәһәр утравында үз командам бар. Минем өчен бу эш хәзер инде бик җиңел”, - диде Евгений Иванов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10