ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Җәмгыять

Казанда Монополиягә каршы хезмәт гражданнарны кабул итәчәк

11 июль 2018, 21:46

Ведомствоның җәмәгатьчелек кабул итүе 25 июльдә оештырыла.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Казанда 25 июльдә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе гражданнарны кабул итәчәк. Гражданнарны ведомство җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов кабул итә. Бу хакта Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гражданнарны Волгоград урамы, 32 нче йортта урнашкан Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте бинасында 10.00 сәгатьтә кабул ителәчәк.

Монополиягә каршы органга сорауларны to16_43@fas.gov.ru электрон адресына җибәрә алалар. Шулай ук 8 (843) 238-89-22 телефоны буенча шалтыратып сорауларны бирү мөмкинлеге бар. Шул ук кабул ителүгә адрес һәм телефон номеры яки Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте аша язылып була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10