ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Җәмгыять

Саба районында тугызынчы гаиләгә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды

12 июль 2018, 01:00 , Фото: Фәридә Вилданова

Саба  районында тугызынчы гаиләгә Бу бүләк Россиянең 25 елдан артык үрнәк тормышта яшәүче гаиләләренә бирелә.

(Саба, 12 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Быел Саба  районында тугызынчы гаиләгә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды, дип яза җирле басма.

Россиянең 25 елдан артык үрнәк тормышта яшәүче гаиләләренә бирелә торган иҗтимагый бүләгенә быел Шекше авылында яшәүче Рәмзия һәм Тәлгать Хуҗиннар лаек булып, бу көн алар өчен гаилә бәйрәменә әверелде. Мөхтәрәм парны тәбрикләргә Шекше мәдәният йортына балалары, хезмәттәшләре, туганнары, авылдашлары, җирлек җитәкчелеге килгән иде. Иң элек Хуҗиннарны муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләп, мәртәбәле бүләк – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырды.

«Һәр елны әлеге бәйрәм уңаеннан районыбызда яшәү үрнәкләре белән башкаларга өлге булырлык гаиләләр барлана. Быел мәртәбәле бүләккә сезнең гаилә лаек дип табылды. Әлеге медальнең дәрәҗәсе бик югары. Гаилә бөтенлеген, аның кыйммәтләрен саклап яшәү зур бәхет тә, шул ук вакытта олы җаваплылык та. Сез һәркем сокланырлык тормыш юлы үтеп, яшь буынга үрнәк булып торасыз. Районыбызда әлеге медальгә лаек булучылар күбрәк булса иде», – диде Рәис Миңнеханов тәбрикләү чыгышында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10