ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Равил Кузюров "Кастамону" агач эшкәртү компаниясе вәкилләре белән эшлекле киңәшмә уздырды
Бурсада төрки халыклар фестивалендә татар милли кием һәм ризыклары тәкъдим ителгән
Уфаның “Мирас” җыр һәм бию ансамбле Франциядә Россия данын яклаган
"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе Чаллыга кайта
Республиканың бүгенге проектлар мәктәбендә киләчәк Татарстан өчен кадрлар сайлана

Җәмгыять

Саба муниципаль район башлыгы "Фидакарь хезмәт өчен" медальләрен тапшырды

12 июль 2018, 06:00 , Фото: Фәридә Вилданова

Саба муниципаль район башлыгы Һәр ике ветеран да сугышта да, илебезне күтәрүдә дә зур батырлык үрнәкләре күрсәткәннәр, матур гаиләләрдә балалар үстергәннәр.

(Саба, 12 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов Көек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шаһи Гайфетдин улы Гайфиевның, Тимершык авылында гомер кичереп, бүген Иләбәр авылында кызы гаиләсе тәрбиясендә яшәүче Хасиятулла Насыйбулла улы Насыйбуллинның күкрәгенә Татарстан Республикасы Хөкүмәте бүләге – «Фидакарь хезмәт өчен» медале такты. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

«Сугыш михнәтләрен дә күргәнсез, тыныч тормышта да намуслы хезмәт куйгансыз. Бик зур рәхмәт сезгә», – диде район башлыгы.

Һәр ике ветеран да сугышта да, илебезне күтәрүдә дә зур батырлык үрнәкләре күрсәткәннәр, матур гаиләләрдә балалар үстергәннәр. Бүген инде икесе дә балалары тәрбиясенә, алар ярдәменә мохтаҗлар.

Шаһи Гайфиев армиягә 1944 елда алына, Суслонгер газаплары кичерә. Ветеранга бандерачыларга каршы көрәшергә дә туры килә. 1948 елның августында гына авылына әйләнеп кайта.

Хасиятулла абый да 1944 елда сугышка алынып, Украинаның Кобыль шәһәрендә фронтка әзерлиләр. Польша чигендә күперләрне, тимер юлларны саклыйлар. Җиңү көнен Украинада каршылый. Карчыгы Әминә белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. «Әтиебез сугыш турында сөйләргә яратмады. Сезгә кирәкле әйбер юк анда, дия иде. 80 яшенә кадәр итек басты, мич чыгарды. Бик тырыш кеше булды. Аларның хезмәтләрен онытмыйча, шулай хөрмәтләвегезгә зур рәхмәт», - ди кызы Фәйрүзә Габделхакова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10