ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Равил Кузюров "Кастамону" агач эшкәртү компаниясе вәкилләре белән эшлекле киңәшмә уздырды
Бурсада төрки халыклар фестивалендә татар милли кием һәм ризыклары тәкъдим ителгән
Уфаның “Мирас” җыр һәм бию ансамбле Франциядә Россия данын яклаган
"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе Чаллыга кайта
Республиканың бүгенге проектлар мәктәбендә киләчәк Татарстан өчен кадрлар сайлана

Фән һәм мәгариф

Башкортстанда "Сириус" дәрәҗәсендәге белем бирү үзәкләре ачылырга мөмкин

12 июль 2018, 10:46

Республикада шундый үзәкләр булдыру сәләтле яшьләрнең башка төбәкләргә күпләп китүен киметер иде, ди Башкортстан Президенты.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда сәләтле балалар белән эшли торган, Россиянең "Сириус" үзәге төрендәге оешмалар ачылырга мөмкин. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов үткәргән киңәшмәдә әлеге мәсьәлә хакында фикер алыштылар. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Мәктәп укучыларын федераль белем бирү үзәгендә әзерләү аларга илнең зур югары уку йортларына юл ача. Республикада шундый үзәкләр булдыру сәләтле яшьләрнең башка төбәкләргә күпләп китүен киметер иде, ди Башкортстан Президенты.

Рөстәм Хәмитов мондый үзәкләрнең берсен Кырымдагы республикага тапшырылган балалар шифаханәсе базасында ачу мөмкинлеген өйрәнергә тәкъдим итте. Шул ук вакытта Башкортстан башлыгы билгеләп үткәнчә, республика үзәге талантлы балаларга гына түгел, ә бөтен мәгариф системасына йөз тотарга тиеш.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10