ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

“ДУМ РТ Хаҗ”дан Согуд Гарәбстанына юлламаның иң очсыз бәясе 149000 сум тора

12 июль 2018, 16:45 , Фото: архив tatar-inform

“ДУМ РТ Хаҗ”дан Согуд Гарәбстанына юлламаның иң очсыз бәясе 149000 сум тора Быелгы хаҗының бер үзенчәлеге булып Согуд Гарәбстаны хакимиятенең чит ил паспортларына ябыштырыла торган традицион визалардан баш тартуы тора.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). “ДУМ РТ Хаҗ”дан Согуд Гарәбстанына юлламаның иң очсыз бәясе 149000 сум тора. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • 4 августта Казаннан Татарстан хаҗиларының беренче төркеме хаҗга юл тотачак. Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылу өчен 49 кеше китәчәк.

Татарстан Республикасында мөселманнар өчен хаҗны оештыру белән 2012 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оешкан “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы шөгыльләнә. 2017 елда, әлеге операторның хезмәтләреннән файдаланып, Татарстаннан 1700 мөселман хаҗ кылу мөмкинлегенә ия булган.

  • 2018 елда Россия мөселманнары өчен барлыгы 20500 кешелек квота бүлеп бирелгән. Шул исәптән Татарстан Республикасы өчен – 1800 урын.

Моннан тыш, Татарстан хаҗиларының 10 проценты изге гамәлне кабаттан башкарган. “ДУМ РТ Хаҗ”дан Согуд Гарәбстанына юлламаның иң очсыз бәясе 149000 сум тәшкил итә – ул хаҗилар арасында иң популяр пакет, диелгән әлеге хәбәрдә.

“ДУМ РТ Хаҗ” өчен хаҗны оештырганда иң мөһиме булып хаҗиларның иминлеген кайгырту һәм алар тарафыннан гыйбадәтләрне хәнәфи мәзһәбе буенча оештыруны тәэмин итү тора. 2018 елда хаҗилар төркемнәре белән төрле категория һәм белгечлеккә ия 20 табиб йөриячәк. Мина үзәненә медицина хезмәте күрсәтү палаткасы куелачак, ул тиешле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителәчәк.

"Татарстан Республикасы – Россиядә хаҗиларны хаҗ кылырга хәнәфи мәзһәбе нигезләре буенча әзерләүче бердәнбер төбәк. Хаҗ гамәлләрен үтәүгә кагылышлы сорауларга төркем җитәкчеләре җавап бирәчәк.

  • Татарстанлылар өчен быелгы хаҗ сезоны яңалыгы булып – ашау-эчүне оештыру тора. Хаҗиларга татар милли ашларын әзерләү өчен пешекче барачак.

2018 ел хаҗының тагын бер үзенчәлеге булып Согуд Гарәбстаны хакимиятенең чит ил паспортларына ябыштырыла торган традицион визалардан баш тартуы тора. Быел ил чиген узганда хаҗилар паспорт һәм А4 форматындагы биткә басылган визаны күрсәтергә тиеш булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10