ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстанның 708 педагогы грант алачак

12 июль 2018, 19:42

Республикада грант алу өчен бәйгегә 1649 эш тапшырылган.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Татарстанда гомумбелем мәктәпләренең 708 педагогы профессиональ үсешкә ярдәм өчен грант алачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бәйгедә “Өлкән укытучы” номинациясендә 200е уңышлы узды. “Укытучы-оста” юнәлеше буенча - 250, “Укытучы-остаз”да -150 һәм “Укытучы- эксперт”та 108 педагог җиңү яулады.

Республикада грант алу өчен бәйгегә 1649 эш, шул исәптән “Өлкән укытучы” номинациясендә - 396, “Укытучы-оста”да – 418, “Укытучы-остаз”да – 625, “Укытучы- эксперт”та 210 эш тапшырылган булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10