ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Җомга, 13 июльдә, Җирдә Кояшның супер Ай белән тотылуы күзәтеләчәк

13 июль 2018, 07:34

Соңгы тапкыр мондый күренеш 1974 елда булган. Киләсе очрак 2080 елда гына күзәтеләчәк.

(Казан, 13 июль, "Татар-информ"). Җомга, 13 июльдә, Җир халкы Кояшның супер Ай белән тотылуын күрәчәк. Мондый сирәк очрый торган күренешне Австралия, Яңа Зеландия, Антарктидада Кейси станциясендәге галимнәр күзәтә алачак. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Ай белән Кояш арасы 357 430 км булачак. Кояш тотылу җирле вакыт буенча 13.20 сәгатьтә башланып, Австралиядә күзәтүчеләр өчен Ай Кояш өслегенең 3,5 процент өлешен каплаячак. Яңа Зеландиядә Кояш 0,07 процентка, Антарктидада 20 процентка капланачак. 

  • Соңгы тапкыр мондый күренеш 1974 елда булган. Киләсе очрак 2080 елда гына күзәтеләчәк.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10