ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдән Эльза Габдрахманова Казанда узачак "Татар кызы" конкурсында катнашырга әзерләнә
Алмаз Хәмзин: Кадим Нуруллинны циркка җибәрәләр дигәч, шаккатык - "Шәһри Казан" газетасы
Лаештагы авариядә Чувашстаннан килгән егет имгәнгән
Гомель шәһәрендә татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә эшли
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак

Мәдәният

Иртәгә Җөри авылында Питрау җыены була

13 июль 2018, 08:33 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Иртәгә Җөри авылында Питрау җыены була Көрәш тәмамлангач, учак аркылы парлап сикерү уены булачак, бәйрәм кичке биштән төнге икегә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 13 июль, "Татар-информ"). Иртәгә, 14 июльдә, Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында "Питрау җыены" фестивале була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә Башкортостан, Татарстан, Чиләбедән 35 керәшен фольклоры коллективлары, 60 меңнән артык кунак катнашуы көтелә, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Питрау-2018" программасы буенча, кичке биштә ат чабышы була. “Димче почмагы”, “Кряшен авылы”, “Кряшен чибяре” конкурсы мәйданчыгы, “Питрау” музее, "Әкият" балалар мәйданчыгы эшли башлый.

Тантаналы ачылыш кичке алтыда башланыр дип планлаштырылган. Тантанада “Питрау” әдәби-музыкаль композициясе, котлаулар, бүләкләүләр булачак.

Шуннан соң барлык мәйданчыклар эшли башлый. Үзәк мәйданда халык уеннары, көрәш, “Керәшен авылында”, “Кубызчы Макар алачыгы”, “Питрау түгәрәк уены” фольклор фестивале Гала-концерты, Питрау учагы булачак.

“Кряшен чибяре” конкурсы мәйданчыгында матурлык конкурсы оештырылачак. 

Кичке сигездә “Питрау” яшьләр дискотекасы башлана. 

Төнге бердә Питрау фейерверкы була. Көрәш тәмамлангач, учак аркылы парлап сикерү уены башлана.

Бәйрәм төнге икедә тәмамланачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10