ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Чиләбедә беренче тапкыр татар балалары өчен җәйге лагерь оештырыла

13 июль 2018, 19:41 , Фото: соцсети

Чиләбедә беренче тапкыр татар балалары өчен җәйге лагерь оештырыла Лагерьга Татарстаннан тәҗрибәле әйдаманнар чакырганнар.
(Казан, 13 июль, "Татар-информ"). Чиләбедә беренче тапкыр татар балалары өчен этномәдәни лагерь эшли башлый. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы хәбәр итә. 
 
Лагерьга 7-16 яшьлек балалар чакырыла. Алар татар мохитендә ана телен, татар мәдәниятен, милли гореф-гадәтләр һәм йолаларны өйрәнә алачак. Шулай ук оештыручылар җыр һәм бию буенча дәресләр, кызыклы чаралар вәгъдә итә. 
 
Смена 3 августта ачыла һәм 12 августка кадәр дәвам итәчәк. Әйдаман буларак анда Татарстан вәкилләре эшләячәк, диелә хәбәрдә.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10