ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Кырлайдагы "ТатАрча җәй" лагерена махсус бина кирәк - "Ватаным Татарстан" газетасы

22 июль 2018, 16:11 , Фото: vatantat.ru

Кырлайдагы Арчаның Кырлай авылында эшли башлаган җәйге лагерь милли тәрбияне күз алдында тота.

(Казан, 22 июль, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан",  Риман Гыйлемханов). Арчаның Кырлай авылында эшли башлаган "ТатАрча җәй" лагеры милли тәрбияне күз алдында тотып оештырылган. Әмма әлегә ул чатырларда гына уздырыла. Кырлайдагы "ТатАрча җәй" лагерена махсус бина кирәк. Бу хакта журналист Риман Гыйлемханов язмасында шәхси фикерен дә, министрлык һәм Арча җитәкчелеге фикерен дә белдерә.

Яңа Кырлай мәдәният йорты янында яшел футболка кигән балалар җыел­ган иде. Күкрәкләренә “Без – Тукай оныклары” дип язылган. Ә менә аркаларындагы язу мине бик кызыксындырды.

– Энем, яле, аркаң белән борыл әле!

– Нәрсә булган, абый?

– Берни булмаган, язуын гына карыйм.

“ТатАрча җәй” дигән язу иде ул. Башта, беренче күз ташлауга, “Татарча җәй” дип укыдым. Хәер, “ике чабата – бер кием” дигәндәй, бу сүзләр, ике төрле язылса да, бер мәгънәне аңлата: Арчаның Кырлай авылында эшли башлаган җәйге лагерь милли тәрбияне күз алдында тота иде. Палаткалы лагерь биләмәсен дә, нәкъ безнеңчә, “Чатырлы ял аланы” дип атаганнар. Кызганыч, аланга аяк басып булмады, без килер алдыннан гына галәмәт каты яңгыр яуган. Халык: “Болыт тоташы белән ишелеп кенә төште”, – дип сөйләнә.

Ярый әле берәүгә дә, ял итүчеләрнең чатырдагы әй­берләренә дә зыян кил­мәгән, бар нәрсәне мәк­тәпкә күче­реп өлгергәннәр. Әмма бу хәл юлдашым, Арча башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Татарстан Мә­гариф министрлыгы вәкил­ләре күңелендә яшәп кил­гән бер уйны тагын да куәтләде кебек. Ял итүче балалар өчен махсус бина ки­рәк!

Табигать һаман елмаеп кына тормый, аның каш җыерган чаклары да еш була. Җәйге ял оештыру – балалар­ның сәламәтлеге өчен зур җаваплылык алу дигән сүз дә әле ул. Икен­чедән, Кырлайдагы “ТатАрча җәй” бик кыска, берәр атналык ике сменадан гына тора. Һәр сменада 200гә якын бала ял итә икән. Ике атна эчендә монда 400гә якын бала килә дигән сүз. Юлда ук Рамил Илгиз улы белән сөйләшеп бардык. Мин: “Шушы 400гә якын баланың кырыгына гына милли рух керсә дә, бу нинди зур эш булыр иде”, – дим. “Хәтта 20сенә генә дә”, – дип өсти Рамил. “ТатАрча җәй” быел Кырлайга өченче мәртәбә килде, ял итәргә теләүчеләр саны арта бара, алар – 10 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр.

Татарстан районнарыннан гына түгел, Россиянең биш төбәгеннән дә килгән­нәр. Аралашу, нигездә, татар телендә. Тел өйрәнү берәүгә дә көчләп тагылмый. Татар милли йола-бәйрәмнәре, тарихи урыннарга сәяхәтләр, төрле уеннар, милли ризык­лар әзер­ләү, калфак чигү, түбәтәй тегүләр аша керә бала күңеленә татар рухы. Узган сменада рус балалары да ял иткән һәм ни гаҗәп, әйе, гаҗәп тоела бу, үз теләкләре белән татарчага өйрәнгән­нәр. 

Әлбәттә, әйткәнемчә, бер атна эчендә генә әллә ни зур эшләр майтарып булмый. Балалар үзара танышып, дуслашып бетә генә һәм аерылышыр вакыт та килеп җитә. Министрлык вәкиле, милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Марс кызы Әхмәт­җанова фикеренчә, бер смена 18 көн булса яхшы. Аның сүзен Рамил Гарифҗанов та җөпли. “Шулай булса, татар җәен озакка сузар идек”, – ди. Озак дигәне, 3-4 ай чамасы була инде.

Кырлайдан кайткач, сабакташым, халык шагыйре, тукайчы Зиннур Мансуровка шалтыраттым. Мин сөй­лә­гәннәрдән дәртләнеп, илһам­ланып китте. “Без җиң эченә сүгенеп утырудан уза алмыйбыз. Дөрес, илдә барган милли сәясәт татар файдасына түгел. Әмма үзебез эшләргә тиеш­нең, үзебез булдыра алган­ның 40 процентын да эш­ләмибез. Мәскәү үзара татарча сөйләшүне тыймый бит”, – диде. Әле уйлап куйдым: “Татарча җәй”­ләрне баш­ка районнарда да оештырып буладыр ул.

Кырлайдагысына Мә­гариф министрлыгы акча бирә икән. Ата-аналар бер тиен дә түләми. Ярый ла хәзергә берәр атналык ике ял. Әгәр ул җәй буена сузылып, балалар Кырлайга меңәрләп килә башласа? Рамил Илгиз улы: “Килсеннәр, берәр җаен табарбыз”, – дип куйды үзе. Әмма милләт, тел язмышы Арча түгел, хөкүмәт, дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Район болай да үз эшен эшли инде. Хәтта чыгымнар мәсьәләсен дә хәл иткәннәр. Тендер уздырып, акча өчен җавап бирүче кешене билгеләгәннәр. Ул – Арчаның беренче эш­мәкәре Әгъләм Локманов. Хезмәт юлын шофер булып башлап, хәзер эре бизнесменга әйләнгән бу егет турында аерым язасы әле. Ә хәзергә аның хөкүмәттән акча күчкәнче “татар җәе”н үз акчасына уздыруын әйтеп торыйк. Ишетүемчә, җәйге ялга дигән акчаның, гадәттә, көз көне яки ел ахырында гына килә торган кызыклы гадәте бар икән.

“Татар җәе” бу пән­җе­шәм­бедә тәмамланды, кү­ңелдә моңсулык калды. Ял итүчеләр йөзендә дә артык шатлык чаткылары күрен­мәде. Аларның Кырлайдан, яңа дуслардан тиз генә аерыласы килми иде. Моны үзләре дә әйттеләр.

“Киләсе елга тагын ки­лә­сезме?” – дигәч, беравыздан “әйе!” дип кычкырдылар. Иманым камил, үзләренә кайт­кач, алар Кырлайдагы татар җәе турында дусларына, туганнарына сөйләрләр, алдагы елларда, бәлки, аларны да ияртеп килерләр.

Ә безгә аларны милли тәрбия белән ял иттерү турында уйлыйсы да уйлыйсы әле.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10