ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм боз явуы хакында кисәтә

27 июль 2018, 14:20 , Фото: архив

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм боз явуы хакында кисәтә Республика территориясендә урыны белән көчле яңгыр явачак.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 июльдә, урыны белән Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, көндез һәм кичен яшенле яңгыр явачак. Бу хакта республика синоптиклары хәбәр итә.

Яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 17-22 метрга (Казанда – 15-20 метрга) кадәр җитәчәк. Моннан тыш, боз яварга да мөмкин, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан һава шартларының бозылуы хакындагы кисәтүдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10