ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Гафур Каюмов истәлегенә: “Башка китмәскә кайтам...” - "Әтнә таңы"

27 июль 2018, 18:50 , Фото: Сүрия Мингатина

Гафур Каюмов истәлегенә: “Башка китмәскә кайтам...” - Драматург Гафур Каюмов кичә Арчада фаҗигале төстә вафат булды.

(Казан, 27 июль, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Сүрия Мингатина). Драматург Гафур Каюмов кичә Арчада фаҗигале төстә вафат булды. Аның вафаты һәркайсыбызга аяз көндә яшен суккан кебек тәэсир итте. Өзгәләнәбез, күңел аның үлемен кабул итми.

Читтән карап торганда кырыс, өзеп үз сүзен әйткән, объектив фикерле, һәр башлангычны сөенеп кабул иткән, үз сүзен кире алып, гафу да үтенә белгән (бик сирәк шәхесләргә хас сыйфат) бу олы шәхес - ике ел элек оешкан “Ызандашлар” төркеменең әгъзасы, укытучысы, киңәшчесе, дусты да иде. Шулай булмаса, очрашуларның берсенә килгәч, төркемнең һәр кешесен каршы алып: “Таныш булыйк, мин - Гафур Каюмов”, дип, елмаеп кул сузып безне сәламләмәс, “Нинди сәләтләр бар икән әле безнең...”, дип сөенә алмас иде.

Һәр сәгате санаулы булган, инде хәзер сәгате гомергә торган очрашу мизгелләрен барлыйм. Гафур абыйның һәр әйткән сүзен "йотып", аларга кайта-кайта нәтиҗә ясаган “Ызандашлар” утырышыннан хатирәләрне яңартам.

Арча җирендә булган бу очрашуга Гафур абый Әлмәттән кайткан иде. Төркемне оештыручы Зиннур Тимергалиев белән әңгәмә корып: “Менә бит Арчаны тагын танытабыз әле, җиде районның иҗат итүчеләрен туплаган бу төркемнең Арчада очрашуы да тиккә генә түгел. Арча талантларны үзенә җыя, әле бу төркемнең иҗатчыларын барлап, осталарын күтәреп, әсәрләрен сәхнәләштереп тә булыр киләчәктә. Шулай булсын иде”, - дип аралашканда, мин ак көнләшү белән бу шәхесләргә карап тордым. Бер мизгелдә йөзендә мең төсмер балкыды аның. Кырыс режиссер якты күңелле Арча малаена әйләнеп, Арча үрләрен барлый иде. Ярата иде, гашыйк иде ул Арчага. “Кара син бу киңлекләрне, Арча бит бу, башка җирнең һавасы да, туфрагы да мондый түгел, Казан арты җанга якын”, - дип, Балыкчылар авылын әйләнде.

Театр белгече буларак белгән Гафур Каюмовны мин ул көнне икенче яктан ачтым: ул гап-гади авыл җанлы, безнең кебек эчкерсез иҗат кешесе иде. Арчаныкы иде ул. Шунысыннан гына азрак көнләштем. Тик... Әтнәнең яшь шагыйрәсе (хәзер инде Язучылар берлеге әгъзасы)  Гөлүсә Батталованың “Бер йотым бәхет” китабын укыганда, ул Әтнәнекенә әйләнде дә куйды. “Шәп әйткән, кара син аны ә, безнеңчә бит бу, тик минем башыма да килмәс иде, кабатламаган, безнең, Әтнәләрнең бәхете бу, җиңел аяктан булсын китабы, Язучылар берлегендә күрәм хәзер үк...”,- дип сөенгән иде. Шул китапны укып чыкканчы, ул Әтнәне өйрәнеп беткән иде инде. “Яратам әтнәләрне, акыллы кешеләр яши анда, театрны күтәрә белгән җитәкчеләр, белгечләр бар. Ул яктан Арча калыша әле Әтнәдән. Әтнә - театры белән, фанатлары белән көчле”,- дип бәясен дә биргән иде.

Миңа әнә шул сүзләрне әйткәндә, Гафур абыйдан да якын, якты кеше булмады, кем әле шулай чит районны күтәрә белә. Әле ул районнарны гына түгел, төркемдәге гап-гади егет-кызларның иҗатын да исе китеп тыңлап: “Кара, ничек үзгә итеп әйткән”, дип, сөенеп утырган иде. “Ызандашлар” төркеменең һәр кешесенең иҗатын тыңлап, мактап, ул иҗатның иң уңышлы якларын күрсәтеп, күтәрелер өчен киңәшләр биргәннәр иде шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән. Без бу олы шәхесләрне яңадан ачкан ул көн гел хәтердә яңара да тора.

"Сезнең иҗат аерылып торырга, кабатланмаска охшаган, фикерләр үзгәлеге бар, яшьләр күплеге сөендерә. Безне дә өйрәтерлек буын үсеп килә менә", - дип тә сөенеп, үсендергәннәр иде безне. Киләчәккә оеткыны әнә шулай сала белделәр алар.

“Вакытым тыгыз, бүген китәм дә, башка китмәскә кайтам”, - дип, ярымшаярып хушлашкан иде Гафур абый. Озак та үтмәде, күпләрне гаҗәпкә калдырып, Арчага кайтып, халык театрында эшли башлады ул.

Арча җанлы, иҗат җанлы, олы йөрәкле шәхес туган як туфрагын олылап бәяләде. Әтнәне яратуын да раслады. Кызы Ләйсән Каюмова хәзерге вакытта Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисткасы булып эшли.

Безне, әтнәләрне, “Ызандашлар”ны күргән саен: “Мин сәхнәгә куярлык әсәрегез бармы, язасызмы?”- дип барлап торды.

Изге күңелле, кечелекле, кешелекле иде Арчаның Яңа Сәрдә егете. Яшь күңелле иде. Тик бер дә иде дип язарга кул бармый. Хушлашасы да килми Гафур абый Каюмов белән. Иҗади командировкасын төгәлләп кайтып керер дә: “Я, тагын кайчан очрашабыз, кемнең иҗатын карап, кайсыгызның китабы белән куанабыз”,- дияр төсле. 

Без, "Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективы, “Ызандашлар” төркеме әгъзалары тирән борчылу һәм, бу олы җанлы шәхескә тирән хөрмәт белән, аның гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10