ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Казанда "Татар кызы-2018" Халыкара бәйгесенең ярымфиналы бара

1 август 2018, 14:08 , Фото: соцсети

Казанда Кичә кызлар интеллектуаль бәйгедә катнашып белемнәрен тикшереп карады.
(Казан, 1 август, "Татар-информ"). Кичә Халыкара "Татар кызы- 2018" бәйгесенең ярымфиналы башланды. Бу хакта матурлык һәм сәләтлелек бәйгесен оештыручылар хәбәр итә.
 
Австрия, Литва, Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Казахстан, Удмуртия, Карелия, Бурятия, Марий Эл, Кырым Республикаларыннан, Әстерхан, Киров, Мәскәү, Новосибирск , Оренбург, Самара, Омск, Свердлау, Ульян, Чиләбе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәләреннән, Түбән Новгород, Красноярск, Мәскәү, Магнитогорск шәһәрләреннән, Пермь краеннан килгән 29 татар кызы Казанга җыелды. 
 
Кичә кызлар интеллектуаль бәйгедә катнашып белемнәрен тикшереп карады. Бүген аларны яңа сынаулар көтә. 
 
  • Татарстан данын конкурста Балтач кызы Гүзәл Габдрахманова яклый. 
 
  • 6нчы октябрь көнне "Татнефть-Арена"да  Халыкара "Татар кызы-2018" бәйгесенең җиңүчесен ачыклаячаклар. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10