ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкортстанда инвалид балалар арасында “Бергә сәләтле” иҗади бәйгесе башланды

5 август 2018, 12:09

Проект Гаилә елына багышланган.

(Казан, 5 август, “Татар-информ”). Башкортстанда инвалид балалар арасында “Бергә сәләтле” (“Талантливы вместе”) иҗади республика бәйгесе башланды. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

  • Проект Гаилә елына багышланган.

Бәйгедә җидедән унсигез яшькә кадәрге өйдә, коррекция яки гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучы Башкортстанда яшәүче инвалид балалар, шулай ук инвалид балалары булган гаиләләр катнаша ала.

  • Бәйгегә йомгак 15 ноябрьдә ясалачак.

Бәйгедә катнашырга теләге булганнар быел 10 сентябрьгә кадәр күрмәүчеләр өчен Башкортстандагы махсус республика китапханәсенә (450077, Уфа, Киров урамы, 47, яки zam@brsbs.ru, metod@brsbs.ru) электрон почталарның берсенә гариза юллый ала.

Бәйгене Башкортстан Мәдәният министрлыгы күрмәүчеләр өчен Башкортстандагы махсус республика китапханәсе белән берлектә оештыра.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10