ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актаныштагы икмәк пешерү комбинатында кул хезмәте бөтенләй кулланылмый

7 август 2018, 15:40 , Фото: Лилия Бәхтиева

Актаныштагы икмәк пешерү комбинатында кул хезмәте бөтенләй кулланылмый Бүген Актанышта Татарстан Республикасы кулланучылар берлеге 2018 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясады.

(Актаныш, 7 август, "Татар-информ", "Актаныш- информ", Лилия Бәхтиева). Бүген Актанышта Татарстан Республикасы кулланучылар берлеге семинар-киңәшмәсендә катнашучылар кул хезмәте бөтенләй диярлек кулланылмый торган “Актаныш икмәге” ҖЧҖнең икмәк пешерү комбинаты белән таныштылар.

Чарада Татарстан Республикасы кулланучылар берлеге 2018 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм алга куелган максат-бурычларны билгеләде. Семинар-киңәшмәне берлек рәисе Мәхмүт Фәттахов  алып барды. Катнашучылар башта Актаныш районындагы кулланучылар җәмгыятенә караган объектларда булдылар, аларның эшчәнлеге белән таныштылар.

“Стриж”ҖЧҖнең “Акчарлак” кафесыннан башланып киткән сәфәр “Свежее мясо” ит кибетендә, Яңа Әлем авылында урнашкан “Актаныш икмәге” ҖЧҖнең икмәк пешерү комбинатында дәвам итте. Фарил Нургалиев командасы 2008 елдан бирле халыкны үз икмәге белән сыйлый. Районның барлык авылларында, күрше Минзәлә һәм Мөслимдә дә Әлем ипиен көтеп алалар.

Икмәк пешерү комбинатындагы яңа линияләр әлегә кадәр яшәп килгән кул хезмәтен бөтенләй юкка чыгарган. Соңгы араларда “Актаныш икмәге” нең продукциясен сатып алган райондашлар җитештерелгән ризыкларның сыйфатыннан тулысынча канәгать. Республиканың кулланучылар берлеге вәкилләре җәмгыятьтә җитештерелә торган бөтен төр продукцияне - макарон, печеньеләр, пирог, ипиләрне караганнан соң, аларның үзкыйммәте белән кызыксынды. Җитәкчелек продукцияне реализацияләү өчен бар мөмкинлекне дә кулланырга кирәклеген ассызыкланды.

Биредә үк башка районарның кулланучылар җәмгыятьләре тәкъдим иткән продукцияләрдән күргәзмә тә әзерләнгән иде.

Семинарның пленар өлеше “Яшьлек” МҮдә оешты. Аның эшчәнлегендә ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рәшит Хәбипов, ТР Кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт Фәттахов, Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов, кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле Гөлсияр Мингәрәевалар катнашты.

Рәшит Хәбипов үз чыгышында бүген республика буенча кулланучылар берлеге алдында торган бурычларга тукталды. Иң беренче чиратта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика буенча кулланучылар җәмгыятьләрен тергезү бурычы куюын ассызыклады. Җәмгыятьнең ничек бар шул килеш сакланып калынуын гына түгел, киресенчә, яңалыклар белән баетылуын, яңа технологияләр кертүнең әһәмиятенә басым ясады ул.

Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе Э.Н. Фәттахов залда утыручыларны районның бу юнәлештәге эшчәнлеге белән таныштырды. Алда торган максатларны билгеләде.

Бүгенге семинар кысаларында киләчәктә Актанышта лимонад ясау линиясен булдырып, аны кулланылышка тапшыру идеясе яңгырады. Әлеге тәкъдим район җитәкчелеге тарафыннан да яклау тапты.

Семинар-киңәшмә ахырында Татарстанның кулланучылар берлегендә торучы бертөркем хезмәткәрләргә Россия, Татарстан хөкүмәтләренең дәрәҗәле дәүләт бүләкләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Актаныш районының “Юлдаш” кафесы пешекчесе Раушания Ганиева да бар иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10