ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Омск татар яшьләре ветераннардан тормыш тәҗрибәсен өйрәнә

9 август 2018, 11:23 , Фото: соцсети

Омск татар яшьләре ветераннардан тормыш тәҗрибәсен өйрәнә Яшьләр "Хәлегез ничек?" акциясен башлап җибәргән.
(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Омскида яшәүче татар яшьләре "Хәлегез ничек?" акциясен уздыра. Проект кысаларында алар ветераннарның хәлен белә, тормыш тәҗрибәсен өйрәнә, дип хәбәр итә "Туган тел" татар милли-мәдәни автономиясе. 
 
"Һәр очрашу - хәл белешү генә түгел, тормыш тәҗрибәсе булган кешеләр белән аралашу да", - диелә хәбәрдә. 
 
 Акцияне яшьләр Ветераннар советы белән бергә үткәрә. Иганәчеләр ярәме белән өлкәннәргә күчтәнәчләр дә әзерләнгән. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10