ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүдә Төркия фестивале узачак

9 август 2018, 11:37 , Фото: архив/Рамиль Гали

Мәскәүдә Төркия фестивале узачак Фестиваль 2019 елны Россиядә – Төркия, Төркиядә – Россия елы буларак билгеләп үтүгә әзерлек йөзеннән үткәрелә.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»).  2019 елда Россиядә - Төркия, Төркиядә Россия елын билгеләп үтүгә әзерлек йөзеннән, 10-12 августта Мәскәүдә Төркия фестивале үткәрелә. Бу хакта, Төркиянең Россиядәге илчесе Хәсәен Дириозга сылтама ясап, «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Дипломатик миссия башлыгы искәртеп үткәнчә, 2019 ел Россиядә – Төркия, Төркиядә – Россия елы дип игълан ителгән. Шул рәвешле, Мәскәүдә узачак Төркия фестивале – шуңа әзерлек чарасы булып тора.

"Инде өченче тапкыр үткәрелә торган чараны Кунакханә-туризм федерациясе оештыра. «Фестиваль Мәскәүнең Красная Пресня паркында узачак. Анда Төркиянең туристлык, мәдәни һәм тарихи байлыгы хакында мәгълүмат биреләчәк», - диде Дириоз Мәскәүдәге матбугат конференциясендә.

Чараның төп үзенчәлеге – анда Төркия һәм Россиянең мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашуында, диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10