(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Анталия татарлары Корбан гаете уңаеннан 23 августта очрашачак. Бу хакта Анталия татарлары диаспорасының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.
Бәйрәм чарасы Лиман базары территориясендә сәгать 18.00 дә башлана. Анда имам вәгазь сөйләячәк, балалар һәм хор чыгыш ясаячак. Пылау, татлы ризыклардан табын әзерләү планлаштырыла, диелгән әлеге хәбәрдә.