(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Җырчы Илсөя Бәдретдинованың әтисе вафат булган. Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә ул шул хакта хәбәр итә.
«Әти... Әтием... Хуш, кадерлебез... Тыныч йокла...» - дип язган Илсөя Бәдретдинова.
Җырчының сәхифәсенә язылучылар аның тирән кайгысын уртаклашкан.