ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ирада Әюпова: "Казан" милли мәдәният үзәгеннән чыгып китегез дигән кисәтү булмады

9 август 2018, 11:52 , Фото: Султан Исхаков

Ирада Әюпова: Бинага капиталь ремонт планлаштырыла, диде министр.

(Казан, 9 август, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева).  "Казан" милли мәдәният үзәгенең муниципаль милек формасыннан республиканыкына күчеп, андагы объектларның, шул исәптән Казанның 1000 еллыгы музееның бинадан чыгарылуы һәм биредә Милли китапханә урнашачагы турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова кичә республиканың кайбер мәгълүмат чараларында чыккан бу хәбәрне кире какты. "Бездә андый мәгълүмат юк", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

  • "Казан" милли мәдәният үзәге 1992 елда оешкан. Биредә бүгенге көндә Казанның 1000 еллыгы музее урнашкан. "Казан" милли мәдәният үзәге карамагында Казан шәһәр филармониясе, "Казан" бию ансамбле, "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры һ.б. мәдәни структуралар эшләп килә, милли-мәдәни чаралар үткәрелә.

"Дөрес аңласагыз иде: "Казан" милли мәдәният үзәгендә эшләп килүче структураларга бинадан китү турында кисәтү ясалмады. Бинага капиталь ремонт планлаштырыла. Хәзерге вакытта Төзелеш министрлыгы капиталь ремонт программасын төзи, шул уңайдан алар бинаны тикшереп, капиталь ремонтның проект документациясен әзерләргә тиешләр. Бу нормаль күренеш, - диде мәдәният министры. - Ә бинада урнашкан объектларны, бигрәк тә музейны күчерү турында сүз бармый. ТР Мәдәният министрлыгы белән килештермичә музейны күчерү мөмкин түгел.  Музей фондларын күчерү гомумән тыелган, шуңа бу хакта сүз дә була алмый". Ирада Әюпова биналар башта тикшерелергә тиешлеген искәртте.

Милек формасына килгәндә, "Казан" милли мәдәният үзәге бинасы муниципаль милек иде, хәзерге вакытта да шул статуста тора, моны Росреестрдагы мәгълүмат та раслый, диде министр.

Ул шулай ук "Казан" милли мәдәният үзәге филиалы булып торган "Чулпан" мәдәният үзәгенә дә ремонт планлаштырылуын әйтте. "Сез карагыз: без мәдәни биналарга ремонт ясыйбыз, бу бит Аллага шөкер!" - диде Әюпова. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10