ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Махачкала аэропортында Казанның «Мобиль перрон» системасын кулланырга мөмкиннәр

9 август 2018, 11:53 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Махачкала аэропортында Казанның «Мобиль перрон» системасын кулланырга мөмкиннәр "Мобиль перрон" системасы аэропортта технологик процесслар белән оператив төстә идарә итәргә мөмкинлек бирә.

(Махачкала, 9 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Махачкала аэропорты» АҖ вәкилләрендә Казан аэропортында кулланыла торган «Мобиль перрон» автоматлаштырылган системасы кызыксыну уяткан. Бу хакта Казан журналистларына Дагыстан аэропорты генераль директоры Арсен Пирмагомедов хәбәр итте.

«Мобиль перрон» системасы аэропортта технологик процесслар белән оператив төстә идарә итәргә мөмкинлек бирә. Диспетчерларга реаль вакыт режимында һәр хезмәткәр һәм техниканың урыны турында мәгълүмат бирелә. Системага багажны эшкәртү һәм сортларга аеру модуле интеграцияләнгән. Бу аның дөрес булмаган юнәлештә китү ихтималын киметә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10