ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов торак төзелеше программалары турында Россия төзелеш министры белән сөйләште

9 август 2018, 13:05 , Фото: tatarstan.ru

Р.Миңнеханов торак төзелеше программалары турында Россия төзелеш министры белән сөйләште Эшлекле очрашуда Татарстан төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман да катнашты.

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Бүген Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу барышында торак төзелеше, күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү, уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру өлкәсендә федераль финанслау катнаша торган программаларны Татарстанда  гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Эшлекле очрашуда Татарстан төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман да катнашты. 

Татарстанда төзелеш өлкәсендә барысы 38 программа гамәлгә ашырыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10