ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бердәм сайлау көнендә сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексын тулысынча файдаланачаклар

9 август 2018, 14:47 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Бердәм сайлау көнендә сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексын тулысынча файдаланачаклар Сайлау участокларын 18 мартта Россия Президентын сайлаганда кулланган сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы белән тәэмин итәчәкләр.

(Казан, 9 август, "Татар-информ", Гүзәл Гайнанова). Россиядә бердәм сайлау көнендә, 9 сентябрьдә, сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексының тулы паркын файдаланачаклар. Бу турыда Россия Үзәк сайлау комиссиясендә видеоконференция вакытында РФ ҮСК секретаре Майя Гришина хәбәр итте.

"Хәзерге вакытта без регионнардан мәгълүмат җыябыз. Нәтиҗә бер генә: сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексының тулы паркын бу сайлауларда кулланачакбыз. Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы булганнар шуларны зур сайлауларда файдаланачак дигән сүз бу. Әгәр күршеләрнең сайлаулары зур булмаса, алар башкалар белән бүлешәчәк", - дип сөйләде Гришина.

Сайлау участокларын 18 мартта Россия Президентын сайлаганда кулланган сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы белән тәэмин итәчәкләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10