ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Черек күлдә яшәгән аккошны Кама Тамагындагы яңа урында башка кошлар начар кабул иткән

9 август 2018, 15:41 , Фото: Михаил Захаров/архив

Черек күлдә яшәгән аккошны Кама Тамагындагы яңа урында башка кошлар начар кабул иткән «Камский трофей» комплексы буасында яшәүче кара аккошлар яңа күршене яратмаган.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Моңа кадәр Казандагы Черек күлдә яшәгән Зигфрид кушаматлы кара аккошны (Cygnus atratus) Кама Тамагындагы яңа урында башка кошлар начар каршы алган. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта язма калдырган.

«Камский трофей» комплексы буасында яшәүче кара аккошлар яңа күршене кабул итмәгән. «Аларны сугышмасыннар өчен хәтта чиратлап ашаталар», - дип язган Кузьмин.

  • Зигфридны, Одиллия кушаматлы ана аккош үлгәннән соң (аны сукбай эт талап үтерде), Кама Тамагына озатырга булганнар. Аккошлар моңа кадәр Казанның «Черек күл» паркында яшәде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10