ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россия базарларында Төркия грушалары да булачак

9 август 2018, 16:43

"Санта Мария" сортына Россия һәм Европа базарларында ихтыяҗ зур икән.

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Төркиядә үскән "Санта Мария" сортлы грушаларны Россия һәм Европа базарларына китереп сатачаклар. Бу турыда Төркиядәге Фермерлар берлеге башлыгы Камил Дёнмез «Анадолу» агентлыгына сөйләгән.

Биредә грушаларны 20 июльдә җыя башлап, 20 августка җыеп бетерәләр. Быел исә климатик сроктан алдарак эшкә керешкәннәр. "Санта Мария" сортлы грушаларның 60 проценты җыелып беткән инде. Бу сортны Төркиядән читтәге базарларда аеруча яратып алалар икән. Хәзер Төркия фермерлары Россия һәм Европа базарларына груша озатырга җыена, диелгән әлеге хәбәрдә.

Берлек җитәкчесе әлеге грушаларны нигездә Россиягә һәм Румыниягә озатачакларын әйткән. Экспорт август азагында башланачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10