ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Халыкара Кытай каналы Казанга атта килгән Кытай туристын күрсәткән

9 август 2018, 16:31 , Фото: соц сети

Халыкара Кытай каналы Казанга атта килгән Кытай туристын күрсәткән
 55 яшьлек Ли Цзин Чистай, Ямашев һәм Сибгат Хәким урамнары буйлап атта йөри.

(Казан, 9 август, “Татар-информ”). CCTV халыкара Кытай каналы Казанга Кытайдан килгән атлы туристны күрсәткән. 55 яшьлек Ли Цзин Татарстан башкаласының Чистай, Ямашев һәм Сибгат Хәким урамнары буйлап атта йөри. Ул "Казан-Арена" стадионы янында туктап торган. Кадрга Су төрләре спорт сарае эләккән.

Ли Цзин Россия буйлап атлы сәяхәткә 21 мартта чыккан. Ул футбол буенча Дөнья чемпионаты узган шәһәрләрдә булырга җыенган. 17 июльдә Ли Татарстанга, Түбән Әлки авылына килгән. 22 июльдә ул Казанга килеп җиткән һәм “Радужный” ат клубында тукталган.

Моңа кадәр турист Сочи, Волгоград, Мәскәү, Самара һәм Саратов шәһәрләрендә булырга өлгергән. Мундиаль инде төгәлләнсә дә, Ли Цзингә Россия буйлап сәяхәт кылу ошый.

Әлеге сәяхәт Карачай-Черкесиядә башланган. Ли аны Мурманскида төгәлләргә җыена. Гадәти булмаган сәяхәтче фотоларын социаль челтәрдәге “ВКонтакте” битендә урнаштыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10