ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Песошин Татарстанның авиатөзелеш өлкәсендә ил буенча алдынгылыкны саклап калуын әйтте

9 август 2018, 17:39 , Фото: tatarstan.ru

Песошин Татарстанның авиатөзелеш өлкәсендә ил буенча алдынгылыкны саклап калуын әйтте
Татарстан Премьер-министры Россия авиаҗитештерүчеләренең IV съезды пленар утырышында чыгыш ясады.

(Казан, 9 август, “Татар-информ”). Татарстан ил төбәкләре авиатөзелеше өлкәсендә алдынгыларның берсе булып кала. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бу турыда Россия авиаҗитештерүчеләренең IVсъезды пленар утырышында чыгыш ясаганда әйтте. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Авиаҗитештерүчеләр съезды Казанда IX “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” (“АКТО-2018”) авиация, авиатөзелеш һәм космос өчен җиһазлар, материаллар һәм технологияләр халыкара махсуслашкан күргәзмә кысаларында оештырылды.

Татарстан Премьер-министры киңәшмәне ачып җибәргән чыгышында авиатөзелештә цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүнең әһәмиятенә игътибарны юнәлтте. “Индустрия 4.0 әкрен, әмма безнең тормышка дөрес керә”, - диде ул.

Пленарное заседание IV Съезда авиапроизводителей России. Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В.Песошин.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы аннан соң модернизацияләнгән Ту-160М стратегик бомбардировщикларын җитештерүне кичекмәстән яңарту өчен Горбунов исемендәге Казан авиация заводы модернизациясен искә алды. Шундый ун машина кую турындагы контракт Россия Оборона министрлыгы һәм “Туполев” акционерлык җәмгыяте арасында (Казан авиация заводы аның филиалы булып тора) имзаланган.

Казан вертолет заводында Ми-8/17 һәм “Ансат” заманча модификацияле вертолетлар җитештерелә. 2017 елда Ми-38 транспорт-пассажир вертолеты җитештерелә башлады. Предприятие үз тарихында барлыгы 12 меңнән артык вертолет эшләп чыгарган һәм алар 100ләп илдә кулланыла.

“Татарстанда шулай ук кече авиация самолетлары, пилотсыз очу аппаратлары җитештерелә”, - диде ул.

Пленарное заседание IV Съезда авиапроизводителей России. Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В.Песошин.

Татарстан Премьер-министры чыгышы ахырында съезд эшендә Кытай, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан һәм илнең башка төбәкләреннән делегацияләр катнашуын искәртте.

Алексей Песошин фикеренчә, съезд нәтиҗәләре киләчәк инновацияләрнең нигезе булырдай яңа идеяләр тууга этәргеч бирәчәк.

  •  "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар" Халыкара махсуслашкан күргәзмә Казанда 8-10 августта уза. Биредә Россия һәм Беларуссиядән килгән 150ләп предприятие самолет, вертолет, кече авиация, авиация двигательләре, авиация приборлары төзү буенча заманча технологияләрен, материалларын һәм җиһазларын күрсәтә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10