(Казан, 9 август, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Хакиме Гөлемҗан Ибраһимов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан Кремлендә сөйләшүдән соң тәэсирләре белән уртаклашты.
“Рөстәм Нургали улы — минем өлкән туганым. Соңгы ел ярымда без аның белән бергә эшлибез. Мин аңардан өлкә белән ничек идарә итәргә икәнлекне өйрәнәм. Бүген без Рөстәм Нургали улы белән күп проектлар турында фикер алыштык. Ул үз ягыннан тәкъдимнәр әйтте һәм киңәшләр бирде”, - диде Ибраһимов.
“Татар-информ” Миңнеханов һәм Ибраһимовның Казан Кремлендә очрашуын хәбәр иткән иде. Ташкент өлкәсе Хакиме Татарстанга ике көнлек эш сәфәре белән килде.