ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстан укытучылары өч ел эчендә 45 мең яңа ноутбук алды

9 август 2018, 20:46 , Фото: Михаил Захаров/архив

Татарстан укытучылары өч ел эчендә 45 мең яңа ноутбук алды Республика педагоглары компьютер техникасын “Укытучыга – ноутбук” программасы буенча яңартты.

(Казан, 9 август, “Татар-информ”). Татарстанда “Укытучыга – ноутбук” өч еллык республика программасы төгәлләнде. 39 мең яңа ноутбук гомуми белем мәктәпләренә, 6 меңе техникум һәм көллиятләргә бирелде. Бу хакта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Республика укытучылары 2010 – 2011 елларда бирелгән компьютер техникасын яңартты. Яңа ноутбуклар педагогларга “Татарстанда электрон белем бирү” мәгълүмат системасында эшләргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, электрон класс журналын алып барырга, белем бирү процессында цифрлы чыганаклардан файдаланырга була.

Программа баштан ук гомуми белем мәктәпләре укытучыларына гына каралган була. Әмма ноутбукларны Татарстандагы урта һөнәри белем бирү йортлары да алды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10