(Әлмәт, 10 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы буенча наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре 38 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар, дип яза җирле басма.
Полиция хезмәткәрләре ир-атта наркотик үләне табалар. Тикшерү күрсәткәнчә киптергәнчегә кадәр әлеге “марихуана”ның авырлыгы – 353,5 гр була.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатыла.