ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Төркиләр алтыны" III Халыкара төрки яшьләр форумына сайлап алу төбәкләрдә башланды

10 август 2018, 08:31 , Фото: соцсети

Форум 11-15 сентябрь көннәрендә Калуга өлкәсендә уздырылачак.
(Казан, 10 август, "Татар-информ"). "Төркиләр алтыны" ("Золото тюрков") III Халыкара төрки яшьләр форумына төбәкләрдә сайлап алу башланды. Бу хакта Пермь крае татар яшьләренең "Чәк-чәк" оешмасы хәбәр итә. 
 
  • Форум 11-15 сентябрь көннәрендә Калуга өлкәсендә уздырылачак. 
 
Чарага килүчеләр белем бирү программасында катнаша, экспертлар, хакимият вәкилләре, мәдәният, бизнес өлкәсендә эшләүчеләр белән очраша алачак. Шулай ук тренинглар үткәрү, Калуга өлкәсендә төрки халыкларның тарихи-мәдәни мирасын саклау юнәлешендә тикшеренүләр уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашу күздә тотыла. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10