ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда авиация бәйрәме һәм авиаярышлар үткән көннәрдә транспорт хәрәкәте чикләнә

10 август 2018, 08:14

Казанда “Мин күкне сайлыйм!” авиация бәйрәме һәм авиаярышлар буенча дөнья чемпионаты этабы уза.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Казанда “Мин күкне сайлыйм!” (“Я выбираю небо!”) авиация бәйрәме һәм авиаярышлар буенча дөнья чемпионаты этабы үткән көннәрдә транспорт һәм Казансу акваториясендә суднолар хәрәкәте чикләнә. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген, 10 августта, 15.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, 26 августта 24.00 сәгатьтән 23.55 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнә:

  • С.Хәким урамында ике яклап, Декабристлар урамы чатыннан Әпсәләмов урамы чатына кадәр (“Спорт һәм социаль проектлар” АКбО раслаган форма буенча махсус керү рөхсәтләре булган транспорт чараларыннан башка);
  • Бондаренко урамында ике яклап, С.Хәким урамындагы 3нче йорттан алып С.Хәким урамына тоташу урынына кадәр.

25 августта 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр һәм 26 августта 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнарда хәрәкәт чикләнә:

  • Декабристлар ур., Батурин урамыннан Кремль күперенә уң як төшү юлыннан С.Хәким урамы юнәлешендә уң як төшү юлына кадәр;
  • Ф.Әмирхан ур., юлның җир асты өлешенә уң як төшү юлыннан (Чистай ур., 62 йортына каршы) “Миллениум” күпереннән Подлужная урамы юнәлешендә уң як төшү юлына кадәр.

Авиаярышлар узган вакытта Казансу акваториясендә – Киров дамбасыннан Чуйков һәм Гаврилов урамнары киселешендә – кече суднолар, җилкәнле, спорт суднолары, шул исәптән гидроцикллар, байдаркалар һәм ишкәкле көймәләр хәрәкәте чикләнә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10