ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Алабуга районында Казахстан делегациясе булды

10 август 2018, 09:38 , Фото: кадр из видео

Алабуга районында Казахстан делегациясе булды Районда кунаклар республиканың социаль программалар буенча төзелә торган объектларны үз күзләре белән күрделәр.

(Алабуга, 10 август, "Татар-информ", Гөлнара Салихова). Алабуга районының Шүрнәк авылында Алма-Ата өлкәсе акиме Амандык Баталов җитәкчелегендәге Казахстан делегациясе булды. Кунакларны Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев һәм Алабуга районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина озатып йөрде. Делегация Татарстанга республиканың туристлык, инвестицион һәм сәнәгый мөмкинлекләре белән танышу өчен килгән.

Алабуга районында кунаклар социаль программалар буенча төзелә торган объектларны үз күзләре белән күрделәр. Кунаклар арендага торак программасы буенча төзелгән йортларны карадылар. Биредә “Вятские зори” агрофирмасы хезмәткәрләре яшәячәк. Казахстанда да яшь белгечләргә ярдәм итү буенче “С дипломом в село” программасы бар икән. Дөрес, ул программа торак төзелешенә юнәлдерелмәгән, ә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен түләүдә ярдәм итү өчен гамәлгә куелган.

Кунакларны бигрәк тә клублар һәм күпфункцияле үзәкләр төзү программасы кызыксындырган. Олы Шүрнәк авылында күпфункцияле үзәкне 2015 елда төзегәннәр. Ул авыл үзәгендә урнашкан һәм бер түбә астына мәдәният йорты, башкарма комитет, почта һәм китапханә кебек төп учреждениеләрне җыйнаган. Казахстан кунаклары мондый тәҗрибә алар өчен кызыклы булуын әйттеләр.

“Мондый зур булмаган авыл өчен бу бик кирәкле һәм мөһим объект. Бер түбә астына клуб, китапханә, почта һәм хәтта фельдшерлык пункты да урнашкан. Барлык социаль объектларны бердәм комплекска җыю – бу бик яхшы идея. Бу тәҗрибә безнең өчен бик кызыклы, аны үзебездә үзләштерергә телибез”, - диде Амандык Баталов.

Татарстан белән Казахстанны күп нәрсә берләштерә, Россия төбәге белән республика күптән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә, ике республика өчен бер-берсеннән өйрәнер нәрсәләр бар, диде Алма-Ата өлкәсе акиме.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10