ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда “ГАЗель” машинасы иномарка, микроавтобус һәм автокран белән бәрелешкән

10 август 2018, 10:00 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казанда “ГАЗель” машинасы иномарка, микроавтобус һәм автокран белән бәрелешкән Һәлакәт Рус Акташы – Кузайкино юлының 15 нче чакрымында булган.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанның Әлмәт районында “ГАЗель” машинасы иномаркага һәм автокранга тиеп киткән һәм микроавтобус белән бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт кичә көндез Рус Акташы – Кузайкино юлының 15 нче чакрымында булган.

Юлда хәрәкәт иткәндә “ГАЗель”нең тәгәрмәче чыгып очкан. Машина йөртүче идарәне югалткан һәм “Урал” автокранына, аннары “Тойота Камри” автомобиленә тиеп киткән. Соңыннан сигез урынлы “Рено Пассенджер” микроавтобусы белән бәрелешкән һәм бер ягына ауган.

Һәлакәт аркасында микроавтобус йөртүчесен авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10