ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

А.Песошин өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләре буенча утырыш үткәрде

10 август 2018, 10:12 , Фото: tatarstan.ru

А.Песошин өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләре буенча утырыш үткәрде
Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта Чаллы, Түбән Кама, Чистайдагы комиссия әгъзалары катнашты.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында кичә «Яр Чаллы», «Түбән Кама», «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә гаризаларны карау буенча комиссияләр утырышы узды. Бу хакта республика хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта Чаллы, Түбән Кама, Чистайдагы комиссия әгъзалары катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Беренче булып ГТ-004 газ турбиналары җитештерүгә һәм энергетика, нефть, газ химиясе җиһазларына запас частьләр эшләүгә бирелгән гариза каралды. Гаризаны “КамЭнергоМаш” ҖЧҖ (“КЭР-Холдинг” компанияләр төркеменә керә) тәкъдим итте. Бу проект комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

Икенче проектны “Метакам” ҖЧҖ тәкъдим итте. “Метакам” компаниясе контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика (КИПиА) өчен комплектлаучыларны эшләүгә махсуслашкан. Бу проект та комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

Өченче гариза “Химресурс” компаниясеннән иде. Ул эпоксидлы сумала җитештерә. Комиссия карары белән бу гаризаны карау проектның кайбер икътисади параметрларын ачыклау өчен бер айга кичектерелде.

“Камский металлург” компаниясе газ, химия сәнәгате өчен продукция җитештерүгә инвестицион проект тәкъдим итте. Бу проект та комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

Соңгы проект - “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе базасында түбән басымлы полиэтиленнан торбалар җитештерүгә “Гиперион” ҖБ ҖЧҖнеке иде. Комиссия карары белән бу гаризаны карау да бер айга кичектерелде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10