ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада Шаляпин бәйгесенең гран-при күләме 350 мең сум тәшкил итәчәк

10 август 2018, 12:12

Гран-при, беренче һәм икенче премия лауреатлары 25 сентябрьдә фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаячак.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Уфада узачак Ф.Шаляпин исемендәге II Халыкара җырчылар бәйгесенендә гран-при күләме 350 мең сум булачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә

  • Катнашу өчен гаризалар 20 августка кадәр кабул ителәчәк. Конкурста катнашу өчен яшь җырчылар чакырыла. Катнашучылар видеоязмалар буенча сайлап алыначак. Бәйге ике турдан (фортепианога кушылып ария һәм романслар, симфоник оркестр музыкасы астында арияләр башкару) гыйбарәт.

I премия лауреатын (ир-ат һәм хатын-кыз җырчы) – 200 мең, II премия лауреатын (ир-ат һәм хатын-кыз җырчы) – 150 мең, III премия лауератын (ир-ат һәм хатын-кыз җырчы) 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә. Шулай ук 50шәр мең сум күләмендә ике диплом һәм жюриның махсус призлары тапшырылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Гран-при, беренче һәм икенче премия лауреатлары 25 сентябрьдә фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаячак.

Бәйге «Уфада Шаляпин кичләре» Халыкара опера сәнгате фестивале кысаларында 20-25 сентябрьдә узачак. Конкурсның партнеры – Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты. Жюри рәисе – Башкортстанның халык артисты, халыкара бәйгеләр лауреаты Әскәр Абдразаков.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10