(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Земфира Сочида LiveFest Summer музыка фестивалендә чыгыш ясаячак. Бәйрәмдә Европа фестивальләрендә кулланыла торган "капшеринг" системасын файдаланырга ниятлиләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
- "Капшеринг"ның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: тамашачы ватылмый торган һәм теләсә нинди эчемлеккә яраклы стакан арендага алып, аның өчен 100 сум күләмендә залог калдыра. Фестиваль дәвамында аны чиста стаканга алыштырырга, ә кичә ахырында үзеңә сувенир итеп калдырырга яки алга таба эшкәртү өчен сәүдә ноктасына кайтарып, залогны кире алырга мөмкин.
Фестиваль Роза Хутор курортында 11 августта уза. Оештыручылар фикеренчә, фестивальнең төп концерт мәйданчыгы диңгез өсте тигезлегеннән 1600 метр биеклектә урнашуы символик мәгънәгә ия.
Төп сәхнә 15.00 сәгатьтә эшли башлаячак. Анда чараның флагман башкаручылары чыгышы көтелә. Бәйрәм 21.30 сәгатьтә Земфира концерты белән төгәлләнәчәк.