ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтие “Российская газета”га мөселман мәгарифе системасы хакында әңгәмә биргән

10 август 2018, 20:46 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтие “Российская газета”га мөселман мәгарифе системасы хакында әңгәмә биргән Әңгәмә барышында шулай ук зәкят институты үсеше, элекке тоткыннарның тормышка кайтулары, җәмгыятьтә дини экстремизм мәсьәләләре күтәрелгән.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин федераль үзәк басмаларның берсе – “Российская газета”га интервью бирде. Газетаның Казандагы махсус корреспонденты Тимур Алимовның хәзрәт белән Татарстандагы традицион мөселман мәгарифе системасы үсеше темасына сөйләште. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Татарстан мөселманнары өчен традицион ислам мәгарифе татар халкының күпгасырлык дини мирасы нигезендә алып барыла, ул хәнәфи мәзһәбе һәм матуриди гакыйдәсенә нигезләнгән, – дип ассызыклаган мөфти әңгәмәдә. – Билгеле татар галиме Мөхәммәд Морад Рәмзи әл-Казани 1908 елда язганча, “татар имамнары һәрвакыт сөнниләр, фикерләүдә матуридилар һәм гамәлдә хәнәфиләр булганнар һәм алар арасында бидгать таратучылар булмаган”. Татар дин гыйлеме мәктәбе Россиядә генә түгел, ә бар ислам дөньясында иң борынгылардан һәм көчлеләрдән санала. 2018 елда Россия Президенты Владимир Путин эш визиты белән Татарстанда булды һәм мөселман руханилары белән очрашу вакытында татар мөселман мирасын “бик тирән” һәм зур тарихлы, ә Россия мөселман дин галимнәрен революциягә кадәр фикерләре бик югары бәяләнгән хөрмәтле кешеләр буларак сыйфатлады"

Камил хәзрәт шулай ук Татарстанда ислам мәгърифәтчелеге үсеше өлкәсендәге хәзерге хәлне торгызу дип атаган. Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлегенә бәйле рәвештә үл яңарыш кичерә. Мөселман мәгарифе системасы хәзерге көндә эчтәлекле рәвештә формалашкан һәм бай матди техник базага, лаеклы мөгаллимнәр составына, кабул ителгән мәгариф стандартларына туры килә, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Болгар ислам академиясе үз эшчәнлеген башлаганнан бирле Татарстан Республикасында дини мәгариф дүрт баскычлы буларак формалашты: мәчет каршындагы курслар – мәдрәсә – институт – академия. Моннан тыш, Татарстанда бар мөселман мәгарифе бер стратегик бурычны хәл итүгә юнәлтелгән: татар халкының рухи-әхлакый юлкүрсәткече була алырлык татар зыялысы социаль катламын, ягъни мөселман интеллигенциясен тәрбияләү", - дип әйткән мөфти.

Әңгәмә барышында шулай ук зәкят институты үсеше, элекке тоткыннарның тормышка кайтулары, җәмгыятьтә дини экстремизм мәсьәләләре күтәрелгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10