ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Авыл

Татарстан районнарында яуган яңгырлар урып-җыю эшләрен акрынайткан

10 август 2018, 19:26 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан районнарында яуган яңгырлар урып-җыю эшләрен акрынайткан Бер тәүлектә 12 мең гектар мәйданда ашлык суктырылган, 31 мең тоннага якын ашлык җыеп алынган.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанның күпчелек районында явып узган яңгырлар, гомумән, республика буенча урып-җыю эшләрен акрынайттылар. Урып-җыю кампаниясе башланганнан алып 490 меңнән артык гектардан ашлык суктырылган, бу планның 33 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган тәүлектә 12,3 мең гектар иген суктырылган, 30,9 мең тонна ашлык җыеп алынган.

Бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар уңышын җыеп алу буенча республиканың Буа, Чистай, Алексеевск, Сарман һәм Тәтеш районнары алдынгы урында

Төбәктә 1 млн 397,4 мең тонна ашлык суктырылган. Шул исәптән 937,8 мең тонна көзге бодай, 242,4 мең тонна көзге арыш, 161,2 мең тонна арпа һәм 38,6 тонна борчак җыеп алынган.

Сарман, Тәтеш, Зәй, Алексеевск, Буа һәм Әлки районнары - иң күп уңыш җыеп алучылар.

Татарстан буенча гектардан уртача уңыш 28,5 ц тәшкил итә. Бөртеклеләр уңышы буенча Зәй, Сарман, Актаныш, Нурлат, Тукай, Тәтеш һәм Кукмара районнары аерылып тора.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10