ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкорт театры Ярославльдә “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен күрсәтәчәк

11 август 2018, 09:19

Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов белән директор Иршат Фәйзуллин Федор Волков исемендәге РФ Хөкүмәте премиясен тапшыру тантанасында катнашачак.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). М.Гафури исемендәге Башкорт драма театры Ярославльдә Халыкара Волков фестивалендә “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен күрсәтәчәк. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы яза.

17 сентябрьдә театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов белән директор Иршат Фәйзуллин Федор Волков исемендәге РФ Хөкүмәте премиясен тапшыру тантанасында катнашачак.

21 сентябрьдә Гүзәл Яхина романы буенча “Зөләйха күзләрен ача” спектакле куелачак. Спектакльне сәхнәгә Айрат Әбүшахманов куя. Сәфәр Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла, диелгән әлеге хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10