ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әтнәнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары "Дзержинец" балалар лагеренда ял итә

11 август 2018, 07:00 , Фото: atnya-rt.ru/

Әтнәнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары Югары Ослан районында урнашкан бу лагерьның махсус сменасында 250 укучы юл хәрәкәте иминлеге буенча белемнәрен ныгыта.

(Әтнә, 11 август, “Татар-информ",  “Әтнә таңы”). Югары Ослан районында урнашкан "Дзержинец" балалар ял лагерендамахсус смена эшлибашлады. Әлеге лагерьда Әтнә районыннан 4 яшь юл хәрәкәте инспекторы ял итә, дип яза җирле басма.

Балалар лагерьда үзара танышып, дуслашып, фикердәшләр тапканнар.

- Лагерьда 9 отряд эшли. Бик күңелле, программа күләмле һәм бик кызыклы, төрле ярышлар, спорт уеннары үткәрәләр. Чын юл хәрәкәте инспекторлары белән очрашабыз. Көннең үткәне дә сизелми. Безгә лагерь бик ошады, безне бирегә җибәрүчеләргә, монда эшләүчеләргә дә без бик рәхмәтле , - диләр ял итүче Әтнә балалары.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10