ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Бүген Россиядә Кояш тотылганны күреп булачак

11 август 2018, 11:22

Кояш тотылу Атлантик океан өстендә көндезге 11 тирәсендә башланып, 14.30 сәгатьтә Кытай өстендә тәмамланачак.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Бүген Россия төбәкләренең күпчелегендә Кояш тотылу күренешен күзәтеп булачак. Бу турыда "Россия24" каналы хәбәр итте.

Кояш тотылу Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 46 минутта башланачак. Себер кешеләре Кояш тотылуны яхшырак күрә алачак, дип фаразлый галимнәр.

Әлеге сирәк күрнеш Атлантик океан өстендә көндезге 11 тирәсендә башланып, 14.30 сәгатьтә Кытай өстендә тәмамланачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10