ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Новосибирск шәһәрендә татар яшьләренең Себер фестивале була

19 август 2018, 16:39 , Фото: vk.com/tatarseber

Новосибирск шәһәрендә татар яшьләренең Себер фестивале була 27 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр узачак фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәр татар кешесе катнаша ала.

(Казан, 19 август. “Татар-информ”). Быел 27-30 сентябрь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә татар яшьләренең XI Себер фестивале булачак. Бу турыда Новосибирск татарларының социаль челтәрләрдәге аккаунтында хәбәр ителә.

"Фестиваль Новосибирск шәһәре Һәм Себердә яшәүче татар яшьләре тормышында төп чара булып тора", диелгән әлеге хәбәрдә.

Чарада 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге теләге булган һәр татар кешесе катнаша ала.

Программа проектында “Танышу кичәсе”, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар, татар биюләре, декоратив-гамәли иҗат, кулинария, татар теле дәресләре һәм башка бик күп кызыклы чаралар каралган.

  • Фестивальнең учредителе булып Новосибирск өлкәсе мәдәният министрлыгы тора. Чараны Новосибирск өлкәсе татар мәдәнияте үзәге, Себер татарлары ассоциациясе, Новосибирск мэриясе, Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе оештыра. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10