ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Омскида Себер татарлары тарихына багышланган очрашу була

25 август 2018, 09:44 , Фото: соцсети

Омскида Себер татарлары тарихына багышланган очрашу була Омск Үзәк китапханәсендә "Себер татарлары: тарих, гореф-гадәтләр, яңалыклар" темасына багышланган чара уза.
(Казан, 25 август, "Татар-информ"). Бүген, ягъни 25 август көнне, Омск каласы Үзәк шәһәр китапханәсендә тарих фәннәре докторы Гөлсифа Бакиева белән очрашу оештырыла. Бу хакта өлкә татарларының "Заман" оешмасы хәбәр итә. 
 
Россия Фәннәр академиясенең Төмән фәнни үзәге өлкән хезмәткәре очрашуда себер татарларының тарихы, этнографиясе, фольклоры хакыда сөйләячәк. "Себер татарлары: тарих, гореф-гадәтләр, яңалыклар" темасына багышланган чарада кем алар себер татарлары, алар ни рәвешле урнашып яши, сан ягыннан себер татарлары күпме дигән орауларга җаваплар биреләчәк. Себер татарлары формалашуында Урта Азия һәм Идел буе вәкилләренең нинди роль уйнавы хакында да мәгълүмат алырга мөмкин булачак.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10