ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Пенсия реформасы «йомшарырмы»? - "Шәһри Казан" газетасы

27 август 2018, 08:51

Закон проекты Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан беренче укылышта кабул ителсә дә, законга төзәтмәләр кертү, тәкъдимнәр күп булган.

(Казан, 27 август, "Татар-информ", "Шәһри Казан" газетасы). Пенсия яшен арттыру турындагы закон проекты халык арасында зур шау-шу уятты. Закон проекты Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан беренче укылышта кабул ителсә дә, законга төзәтмәләр кертү, тәкъдимнәр күп булган. Шуңа да күпләр икенче укылышка кадәр законга үзгәрешләр керер дип көтте.

Күптән түгел Дәүләт Думасында пенсия реформасына кагылышлы парламент тыңлаулары узды. Пенсия яшен арттыруга кагылышлы закон проектын «йомшарту» турындагы кайбер тәкъдимнәрне Россия Президенты Владимир Путин киләсе атнада ук игълан итәргә җыена, дип яза «Проект» Telegram-канал басмасы.

Новосибирск һәм Омск өлкәсенә сәяхәте кысаларында, 28 август көнне Ил башлыгы пенсия турындагы законнарга кергән үзгәрешләр турында хәбәр итәр дип көтелә. Кремль, Дәүләт Думасына сылтама белән язган «Проект» басмасы фаразларына караганда, хатын-кызлар өчен пенсиягә чыгу вакытын тәкъдим ителгән 63 яшьтән 60 яшькә кадәр төшерергә телиләр. Кыскасы, ир-атлар, хатын-кызлар өчен дә лаеклы ялга чыгу вакыты биш яшькә кадәр озайтылырга мөмкин. Күп балалы аналарга карата пенсиягә чыкканда ташламалар булдыру мөмкинлеге дә булачак, ди. Закон проектына төзәтмәләр кертелгәннән соң, яңа закон быелның октябрендә кабул ителер дип көтелә.

Хәзер хатын-кызлар пенсиягә – 55 яшьтән, ир-атлар 60 яшьтән чыга. Яңа закон кабул ителгән очракта, үзгәрешләр 2019 елдан гамәлгә керәчәк. Пенсиягә чыгу яше этаплап озайтылачак.

Быел пенсионерлар өчен яшәү минимумын арттырмаган 14 төбәк арасында Татарстан да бар. Татарстанның Икътисад министрлыгы пенсионерлар өчен яшәү минимумын арттыруга ихтыяҗ юк дип саный. Әлеге сумма федераль, төбәктән бирелә торган социаль түләүләрне исәпләгәндә игътибарга алына. 2019 елда пенсионерлар өчен яшәү минимумы хәзерге кебек 8232 сум булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10